

1-7 август көннәрендә "Инцидент-менеджмент" һәм "Госуслуги. Решаем вместе" порталлары 5 264 хәбәр теркәгән. Бу бер атна элек булганга караганда 1 085 мөрәҗәгатькә күбрәк.
Кешеләрне бигрәк тә юлларны карап-тоту темасы борчый, атна эчендә бу хакта 1 025 хәбәр килгән, узган атнадагы белән чагыштырганда, 281гә күбрәк. Халык "Сибай – Акъяр" юлын ремонтлауны сорый, Нагаево кичү юлының юл полотносы, шулай ук әлеге участоктагы тыгыннарга игътибар итә.
Икенче урында - төзекләндерү мәсьәләләре. Атна эчендә мөрәҗәгатьләр саны 163кә арткан. Халыктан җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен карап-тоту, паркларны һәм скверларны җыештыру, үлән чабу буенча хәбәрләр килә.
Фикер алышына торган юнәлешләр өчлеген торак-коммуналь хуҗалык темасына мөрәҗәгатьләр йомгаклый. Мондый сораулар 626 тапкыр бирелгән, узган атнадагы белән чагыштырганда, 135кә күбрәк. Халыкны җәйге чорда салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору, республиканың авыл районнарында су басымы начар булу борчый.
Елена Прочаковская җәмәгать транспорты темасының иң еш шикаятьләр рейтингында алтынчы урыннан дүртенче урынга күтәрелүен ассызыклады. 25 июльдән 31 июльгә кадәр халык социаль челтәрләргә 251 мөрәҗәгать җибәрсә, соңгы атнада – 486. Затон бистәсе һәм Уфаның башка районнары арасында автобус элемтәсе буенча сораулар күп. Башкортстан Башлыгы төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бу хәлне анализларга һәм әлеге юнәлешләрдә автобуслар санын арттыру буенча тәкъдимнәр бирергә кушты.
- Август ахырында республикага зур класслы яңа автобуслар кайтарылачак, - диде Радий Хәбиров. - Кешеләр бу хакта сораган урыннарда өстәмә рейслар җибәрү мөмкинлеген игътибар белән өйрәнергә кирәк.