+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 август 2022, 09:43

Чималга чыгымнарның бер өлешен дәүләт каплаячак

57 җитештерүче бу ярдәмгә дәгъва итә.

Чималга чыгымнарның бер өлешен дәүләт каплаячакЧималга чыгымнарның бер өлешен дәүләт каплаячак
Чималга чыгымнарның бер өлешен дәүләт каплаячак

Башкортстан Сәнәгать энергетика һәм инновацияләр министрлыгы җиңел сәнәгать предприятиеләре тарафыннан бирелгән заявкаларны карауга йомгак ясады. 57 җитештерүче чимал һәм материаллар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алачак. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 140 миллион сум акча бүленде. Ярдәм чаралары үз эшчәнлеген тукыма һәм тегү производстволарында, тире һәм күн эшләнмәләрендә алып баручы оешмаларга кагыла.

- Узган елда без тармакка 100 миллион сумга шундый ук ярдәм күрсәттек. 61 предприятие субсидия алды. Җитештерүчеләр 670 миллион сумлык чимал сатып ала алган. Субсидияләү нәтиҗәләре буенча без төяп җибәрелгән җиңел сәнәгать продукциясе күләмен 3тән 31 процентка кадәр артуны күрдек. Предприятиеләр бу ярдәмгә мохтаҗ. Ул гына да түгел, узган елда бирелгән заявкалар суммасы бүлеп бирелгән лимитларның күләменнән ике тапкырдан күбрәккә арткан. Шуңа күрә быел субсидияне 140 миллион сумга кадәр арттырырга карар кылынды, - дип сөйләде Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Шулай ук ведомство җитәкчесе ачыклаганча, төбәк Сәнәгать үсеше фондында легпром предприятиеләре модернизациягә, техник яктан яңадан коралландыруга, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүне киңәйтүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруга ташламалы займ алырга мөмкин. Заем суммасы 4тән 40 миллион сумга кадәр үзгәрә һәм еллык 1-2 процент белән бирелә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас