

Хәбәр ителүенчә, Мәскәү – Казан маршруты буенча М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын Екатеринбургка кадәр озайту турында Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында игълан иткән иде. “Казан – Екатеринбург” трассасы “Мәскәү – Казан” М-12 түләүле магистраленең дәвамы була. Әмма, өр-яңадан башлап төзелә торган М-12 трассасының “Мәскәү – Казан” өлешеннән аермалы буларак, Казаннан Екатеринбургка кадәрге юл реконструкцияләнгән участоклардан торачак. Ягъни Казаннан Екатеринбург арасындагы 810 чакрымлы юлның 288 чакрымы тулысынча яңа төзелеш буларак планлаштырылган. Аерым алганда, яңа 65 чакрымлы участок Татарстан чигеннән Башкортстанның Илеш районы территориясе буенча Дүртөйлегә кадәр Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты һәм Әсән авылларын урап уза. Әлеге участок, асылда, М-7 “Идел” трассасының дублеры булачак. М-12не 2024 елда файдалануга тапшыруны планлаштыралар. Башкортстанда бу трасса участогы Илеш, Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары аша уза.
Яңа трассаны төзү белән беррәттән, М-7 трассасының Башкортстан территориясендәге 69 чакрымы реконструкцияләнә. Шуннан соң биш торак пункты чикләрендәге (сүз Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авыллары турында бара) М-7 юлының берничә өлеше (капиталь ремонт тәмамлангач) федераль милектән республикага күчәчәк.
Әлеге вакытта шулай ук М-7 федераль юлының 1251нче чакрымыннан 1270нче чакрымына кадәр һәм 1321нче чакрымыннан 1331нче чакрымына кадәр ике юл участогында реконструкция бара: аларны югары техник категория параметрларына җиткерергә тиешләр (хәзер алар II һәм III категориягә керә), машиналар хәрәкәте ике полосадан алты полосага кадәр киңәйтелә. Моннан тыш, 1231нче чакрымнан алып, 1251нче чакрымга кадәрге аралыкта (Дүртөйле районының Тумырҗа һәм Ивач авыллары янында) зур күләмле эшләр бара. Монда, тагын ике полоса өстәп төзүдән тыш, ике транспорт чишелеше, ике юлүткәргеч һәм өч күпер төзелә. М-7 федераль трассасының яңа участогы төзелешенә федераль бюджеттан 60,1 миллиард сум бүлеп бирелгән.
Әйе, әлеге вакытта М-7 “Идел” трассасын идеаль дип атап булмый, чөнки, тәү чиратта, аерым участокларда хәвефсезлек проблемаларын хәл итәсе бар. Ә ике полосалы М-7 федераль юлы, алда билгеләнгәнчә, байтак торак пунктлар аша уза, шоферлар тизлекне минимумга кадәр төшерергә мәҗбүр, анда тизлек сәгатенә 40-60 чакрым белән чикләнгән. М-12 яңа трассасының хәвефсезлеге – аерым тема. Исәпләүләр буенча, яңа трассада авариялелек дәрәҗәсе, М-5 һәм М-7 трассалары белән чагыштырганда, якынча биш тапкырга кимергә тиеш, гәрчә, тизлек сәгатенә 120-140 чакрымга кадәр рөхсәт ителсә дә.
Күптән түгел М-12нең Башкортстан территориясе буенча үтәчәк өлешен төзүгә проект документациясе Русиянең баш дәүләт экспертизасыннан уңай бәяләмә алды, дип хәбәр итә Росавтодор.
Дүрт полосалы юл проекты ике күпер, тугыз юлүткәргеч һәм алты транспорт чишелеше төзүне үз эченә ала. Дүрт чишелеш төбәк һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юллары белән кисешкән урында Илеш районының Карабаш, Рсай, Бишкурай һәм Дүртөйленең Семилетка торак пунктлары янында төзеләчәк. Исәмәт (Илеш) һәм Әсән (Дүртөйле) авыллары янындагы М-7 трассасының төп юнәлеше белән кисешкән урында тагын ике чишелеш барлыкка киләчәк.
Транспорт чишелешләре алты юлүткәргечне үз эченә ала, тагын өч юлүткәргеч Илеш территориясендә Исәмәт – Төкәйтамак, Яңа Маты – Рсай һәм Шаран – Яңа Балтач – Андреевка – Югары Манчар автомобиль юлларын өстән кисеп узачак. Базы һәм Күәш елгалары киселешендә 192 һәм 141 метр озынлыкта ике дүрт полосалы күпер төзеләчәк.
Федераль трассада илешлеләр легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев истәлеген мәңгеләштерергә җыеналар. Ул туган Иләкшиде авылыннан ерак түгел урында (трасса буенда) аның скульптурасы белән Хәтер аллеясына нигез салачаклар.
М-12 буенча хәрәкәт итү, М-7дән аермалы буларак, түләүле булачак. Чөнки яңа юл дәүләт казнасы һәм инвесторлар средстволары исәбенә салына. Инвестор, билгеле, үз акчасын табыш белән кайтарып алырга тиеш. Әгәр җиңел машинада барсагыз, бер чакрым өчен ике сум, ә йөк машинасыннан бер чакрымга сигез сум алачаклар. Трассаны файдалануга тапшырганнан соң, аның аша елына 100 миллион тоннага кадәр йөк ташылачак. Бу саннар Русиянең эре компанияләрен генә түгел, чит ил инвесторларын да кызыксындыра — бераздан проектны финанслауга Кытай, Европа һәм Төркия инвесторлары да кушыла алачак.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.