

"Башкортстанда төзеләчәк «Амкодор» Белоруссия холдингы предприятиеләре өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә кертелде. Сүз ашлыкны урып-җыюдан соң эшкәртү өчен җиһазлар җитештерү заводы, махсус техника һәм җайланмаларга хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәге турында бара. Ике объект буенча инвестицияләрнең гомум күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, 275 эш урыны булдырылачак.
"Амкодор" табышка, милеккә һәм җир кишәрлеген арендалауга ташламаларга дәгъва итә ала. Инвестицион килешүне без ПМЭФ-2022дә имзаладык. Заводны проектлаучы инде билгеләнгән, ул «Уфа» индустриаль паркы территориясендә төзеләчәк. Үзәк өчен Уфаның Октябрь районында җир участогы сайлап алынган.
Без «АМКОДОР» белән дә, Беларусь Республикасы белән дә озак вакытлы хезмәттәшлек итәргә телибез. Сентябрьдә Уфада Бөтенрусия Транспорт һәм төзелеш конгрессы эшендә катнашу өчен Премьер-министр Роман Головченконы көтәбез. Без аның белән үзара хезмәттәшлек һәм 2023 елда Уфада Русия һәм Белоруссия төбәкләре форумын үткәрү турында сөйләшәчәкбез", - дип язган ул.