"Ул юл тармагында әйдәп баручы булып тора. Республиканың 23 763 км озынлыктагы автомобиль юлларында эшләр башкара. Предприятиенең 60 проценттан артык өлеше – Башкортстанга, 33,4 проценты «Төбәк фонды» акционерлар җәмгыятенә карый.
Бүген "Башкиравтодор" 11,9 млрд. сумлык дәүләт контрактларын башкара. Алар арасында - яңа һәм бик мөһим объектларны төзү һәм реконструкцияләү.
Иң мөһимнәрдән берсе - Бөре - Тастуба - Сатка автоюлын реконструкцияләү. Финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Проект озак вакытка исәпләнгән. Аны нәтиҗәле башкару өчен материалларны өзлексез китерүне тәэмин итәргә куштым".