

- Башкортстан 2020 елда мондый платформа кертү буенча пилот төбәк булды. Экспортер компанияләр "Бер тәрәзә" форматында федераль ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат ала алалар. Башкортстанның экспорт эшчәнлеген үстерүдәге эше федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде, - дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Ведомство башлыгы 7 ай нәтиҗәләре буенча Башкортстанның тышкы икътисади эшчәнлекне алып бару өчен уңай шартлар булдыруга юнәлтелгән региональ экспорт стандартын кертү буенча ТОП-3 төбәк арасына керүен әйтте.
– Без, экспортерларның ихтыяҗларыннан чыгып, төбәк ярдәм чараларын даими камилләштерәбез. Әйтик, Башкортстан Экспортка ярдәм итү үзәге продукцияне китерү буенча килешү төзү этабында транспортировкалау чыгымнарының 80 процентына кадәр субсидияләү буенча яңа хезмәт күрсәтә башлады, - диде Маргарита Болычева.
«Минем экспорт» мәгълүмат системасы предприятиеләргә компанияләрнең тышкы базарларга чыгуын озата баручы хезмәтләргә онлайн-керү мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта порталда 31 сервис эшли. Әлеге инструментлар экспорт эшчәнлегенең барлык этапларында да бурычларны хәл итүдә ярдәм итә. Экспортерлар, үз товарлары өчен иң перспективалы базарны сайлап кына калмыйча, тәкъдим ителгән илләр рейтингында потенциаль партнерларны сайлап ала, шулай ук хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен аларның контакт мәгълүматларын ала алачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте