+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 август 2022, 21:18

Башкортстанда ипотека алучылар арткан!

2022 елның I яртысы нәтиҗәләре буенча Башкортстан гамәлгә кертелгән торак биналар күләме буенча Идел буе федераль округының өч лидер-регионы исәбенә керде.

Башкортстанда ипотека алучылар арткан!
Башкортстанда ипотека алучылар арткан!

Республикада 1 июльгә күпфатирлы йортларда (МКД) файдалануга тапшырылган торак мәйданнары - 537,6 мең квадрат метр, шәхси торак төзелешләр (ИЖС) - 950,9 мең квадрат метр тәшкил итте. Мондый мәгълүматлар бүген Идел буе федераль округы территориаль органнарының төбәк һөнәри берлеге катнашлыгында үткәрелгән киңәшмәдә яңгырады.

- Шәхси торак төзелеше исәбенә тапшырылган торакның гомум күләменә якынча 64 процент һәм күпфатирлы йортларга 36 процент туры килә. Төзүчеләр һәм гражданнар тарафыннан кабул ителгән дәүләт ярдәме чаралары торак базарына уңай йогынты ясады һәм төзелеш тармагына уңай динамиканы саклап калырга мөмкинлек бирде, - дип шәрехләде төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Беренче яртыеллыкта Башкортстанда төзелештә өлешләтә катнашу буенча 6,3 меңнән артык килешү теркәлгән (67,7 процент - ипотека җәлеп итеп), 50,5 мең тирәсе сатып алу-сату килешүе (76,7 процент ипотека җәлеп итеп), - дип ассызыклады "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец. - Шул ук вакытта республикада барлык ипотека килешүләренең 90 проценты бер тәүлек эчендә теркәлә - бу Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч.

Мондый динамика илдә һәм төбәктә төзелеш тармагына ярдәм итү буенча кризиска каршы күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге турында сөйли.

Фото: ufa-town.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: