Әлеге чара мондый территорияләрдә эшкуарлык эшчәнлеген яхшырту өчен шартлар тудырылган ил моношәһәрләренә ярдәм итү өчен кабул ителде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясете министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, Русия Федерациясе Хөкүмәтенең кабул ителгән карары республиканың алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары булган юридик берәмлекләргә Русия Федерациясе Салым кодексында каралган ташламалардан тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
- Алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары статусын алган көннән алып ун ел дәвамында страховка кертемнәре буенча ташламалы ставканы 7,6 прооцентка кадәр яисә территория режимы гамәлдә булу тәмамланганчы кулланалар. Ягъни икенче яки өченче елга резидент статусын алган резидентлар өчен әлеге срок тагын 2 елга озайтыла. Күрсәтелгән чара резидентларга ике ел "пандемия" чикләүләрен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк, - дип өстәде Рөстәм Моратов.