+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 август 2022, 16:19

Бакчачылыкларда юллар төзек булачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә коммерцияле булмаган бакчачылыкларга багышланган язма бастырган.

Бакчачылыкларда юллар төзек булачак!Бакчачылыкларда юллар төзек булачак!
Бакчачылыкларда юллар төзек булачак!

"Вәгъдә иткәнчә, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә юлларны ремонтлый башладык.

Дистәләрчә еллар алар үз тормышы белән яшәде, ут, газ, юллар белән проблемаларны үзләре хәл итте яки хәл итмәде. Дистәләрчә еллар дәвамында халык хакимияткә мөрәҗәгать итә башлаган проблемалар тупланган. Минем социаль челтәрләрдә генә дә бу темага йөзләгән мөрәҗәгать бар.

SMART-садовод форумында апрельдә без андый урыннарда инфраструктура белән ярдәм итәргә килештек. Моның өчен 100 миллион сум бүлеп бирелгән, шуларның яртысын – юллар төзү һәм ремонтлау өчен.

Бу фотода - Иглин районы. «Чишмә» бакчачылыгында, яңа юлдан тыш, борылыш мәйданчыгы һәм мәктәп автобусы өчен тукталыш барлыкка киләчәк. Шунысы мөһим – бакча ширкәтендә 1000нән артык кеше яши, шуларның 100е - мәктәп укучылары.

Бу елга барлыгы республика буенча 77 бакчачылыкка керү юлларын ремонтлау планлаштырыла. 2023 елда яңа исемлек әзерлибез һәм раслаячакбыз. Бу юнәлештә эшләр бик күп, бер елга гына түгел. Әкренләп, бер-бер артлы, тәртип урнаштырачакбыз", дип язган ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас