+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 Августа 2022, 06:27

Бездә җитештерелгән двигательләр илдә киң кулланыла

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә «ОДК-УМПО» җитештергән "АЛ-31СТ" двигателе турында язма бастырды.

Бездә җитештерелгән двигательләр илдә киң кулланылаБездә җитештерелгән двигательләр илдә киң кулланыла
Бездә җитештерелгән двигательләр илдә киң кулланыла

"Без барыбыз да «Төньяк агым» газүткәргече өчен "Siemens" турбинасы тирәсендә булган хәл-вакыйгаларны күзәтәбез. Көнбатыш коллегаларыбызга бәяләмә бирмим. Әмма монда төп мораль - шул илләрдәге партнерларыбызга ышанырга бик ярамый. Безгә үз эшләнмәләребез кирәк, алар импортка бәйлелекне минимумга җиткерәчәк. Башкортстанда без бу юнәлештә актив эшлибез.

Безнең сәнәгать бренды - «ОДК-УМПО» җитештергән "АЛ-31СТ" двигателе, «Ростех» һәм «Газпром»ның уртак проекты. Аны газ эшкәртү агрегатлары приводы сыйфатында киң кулланалар. Без бу двигательләрне, шул исәптән, «Сила Сибири» газүткәргече һәм Ямалда Бованенковск нефть-газ конденсат чыганагы өчен дә җибәрәбез.

Әмма бу - бүгенге көн, ә без киләчәк турында уйлыйбыз. Киләсе адым – "АЛ-41СТ-25" двигателе, функциональ һәм энергоэффективрак, аның куәте - 25 МВт. Бу двигательнең беренче тәҗрибә үрнәкләре 2023 елның ахырында - 2024 елның башында барлыкка киләчәк. Алга таба да газ тармагы өчен үзебезнең двигательләр линиясен үстерәчәкбез һәм аларны җитештерүне арттырачакбыз", - дип язган ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас