Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин әйдәп баручы мәгълүмат басмалары хәбәрчеләренә республика халкыннан электрон формада дәүләт хезмәтләрен алу механизмының ихтыяҗы, июньдә эшли башлаган «Санлы милек һәм төзелеш» сервисын гамәлгә ашыру турында сөйләде, дәүләттән ярдәм чараларыннан файдаланучы IT-компанияләр саны турында актуаль белешмәләр тәкъдим итте.
- 12 майдан 4 августка кадәр “Ташламалы IT-ипотека” проекты агрегаторы мәгълүматларына караганда, Башкортстан Республикасында IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека кредитлары алуга 177 гариза бирелгән, шуларның 124е инде хупланган. 29 кредит килешүе төзелгән. 167,46 миллион сумлык кредит бирелгән. Кредитларга заявкаларның акрынлап артуы әлеге ярдәм чарасы белән кызыксынуны күрсәтә, - дип билгеләде Геннадий Разумикин.
Министр, шулай ук, федераль ярдәм дәрәҗәсе буенча да саннар китерде, бу - армия хезмәтеннән IT-белгечләрне вакытлыча кичектерү. Бүген Башкортстанда 197 егетнең хәрби хезмәте һөнәр сайлауга бәйле рәвештә кичектерелде.
Моннан тыш, министр быел Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен киметелгән салым ставкаларын билгеләү турында закон кабул ителүен әйтте.
- Хәзер мәгълүмат технологияләре һәм санлы продуктлар эшләү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы компанияләр салымның түбән ставкаларыннан файдалана ала, - дип хәбәр итте министр.
Брифинг барышында журналистлар билгеләнгән темалар кысаларында гына сораулар бирмәде. Традиция буенча республиканың торак пунктларын мобиль элемтә һәм югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү, электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне үстерү, коммуникацияләрнең читтән торып эшләү форматына күчү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте