+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 август 2022, 10:09

Салым ташламалары арткан

Узган елда салым ташламаларының гомум күләме тагын 5 миллиард сумга, ягъни 2020 елдагыга карата 68 процентка арткан һәм инде 11,5 миллиард сум тәшкил иткән.

Салым ташламалары артканСалым ташламалары арткан
Салым ташламалары арткан
- Башкортстан Республикасында салым чыгымнары күләменең 70 проценттан артыгы эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының икътисади һәм инвестиция активлыгын стимуллаштыруга юнәлтелгән салым ташламаларын тәшкил итә.

Иң күп ташламалар (преференцияләр) оешмалар табышына салым буенча инвестицион салым тотып калынган, оешмалар милкенә салым һәм өстенлекле инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар өчен табышка салым буенча ташламалар (киметелгән ставкалар) һәм ТОСЭР резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча киметелгән ставкалар рәвешендә бирелде, - дип билгеләп үтте Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.

Шулай итеп, быел Башкортстан Республикасы законнары тарафыннан бирелгән салым ташламаларының күләме 2020 елда, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 2 миллиард сумга арткан һәм 7 миллиард сумга якын булган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас