Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, төзүчеләр – безнең илнең һәм республиканың ышанычлы терәге, аларның авыр һәм җаваплы хезмәте тирән хөрмәт уята.
– Без сезнең белән горурланабыз. Уңайлы йортлар, искиткеч биналар өчен рәхмәт сезгә. Шәһәр һәм авыллар, юллар һәм күперләр төзекләндерелгән. Сез республикабызны елдан-ел үзгәртәсез. Профессиональ рекордлар куясыз, тармакта лидерлыкны саклап каласыз. Төзелеш масштабы, торак тапшыру буенча без – иң яхшы төбәкләр арасында. Ел ярым эчендә 4,5 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Узган елда – 3 миллионга якын. Башкортстан тарихында мондый күләмнәр беркайчан да булмады, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы ассызыклаганча, бу көннәрдә төзүчеләр җимерелгән Донбассны тергезергә булыша, үзләренең һөнәри һәм кешелек бурычларын ут астында диярлек башкара.
Шулай итеп, дәүләт бүләкләрен төбәк Башлыгы кулыннан төзелеш тармагының 58 вәкиле алды. Радий Хәбиров төзүчеләргә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри казанышлар теләде.
Фото: "Башинформ" агентлыгы