+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Августа 2022, 15:16

"Армия-2022" хәрби-техник форумында кемнәр катнаша?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Армия-2022" хәрби-техник форумы турында язма бастырды.

"Армия-2022" хәрби-техник форумында кемнәр катнаша?"Армия-2022" хәрби-техник форумында кемнәр катнаша?
"Армия-2022" хәрби-техник форумында кемнәр катнаша?
"ОДК-УМПО", "КумАПП", "Витязь", "Полигон", "МЕГА" һәм башка предприятиеләр шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсендә узган "Армия-2022" хәрби-техник форумында катнаша.

Соңгы берничә елда республика тотрыклы рәвештә илнең оборона комплексы өчен продукция белән тәэмин итүче иң эре төбәкләр рәтенә керә. Без стратегик предприятиеләргә актив ярдәм итәбез, аларның күбесе белән импортны алыштыру, җитештерүне диверсификацияләү, заказлар портфелен арттыру өлкәсендә тыгыз эшлибез.

Нәтиҗә буларак, яңа эш урыннары булдырыла, башка җитештерүчеләр белән кооперация элемтәләре үсә, безнең сәнәгатьнең көндәшлек сәләте арта. Һәм бу эшне без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез.

Шунысы мөһим: "Армия-2022"дә Европа, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләреннән экспертлар катнаша. Бу Русиянең, кайбер дәүләтләр ягыннан санкцияләргә карамастан, дөнья аренасында үз әһәмиятен саклавын тагын бер кабат раслый. Һәм безнең сәясәтне күпләр аңлый", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас