+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Августа 2022, 11:05

Инвестиция җәлеп итү буенча тәҗрибә белән уртаклаша алабыз

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов Мәскәү өлкәсендә Төбәк инвестицион стандартны гамәлгә кертү буенча төбәкара форумда спикер булып чыгыш ясады.

Инвестиция җәлеп итү буенча тәҗрибә белән уртаклаша алабызИнвестиция җәлеп итү буенча тәҗрибә белән уртаклаша алабыз
Инвестиция җәлеп итү буенча тәҗрибә белән уртаклаша алабыз

Вице-премьер Башкортстанның Инвестицион комитетын республиканың иң яхшы практикасы дип тәкъдир итте, ул Петербург халыкара икътисади форумында-2022 (ПМЭФ-2022) шулай дип танылган.

- Башкортстан Республикасында инвестиция эшчәнлегенең координацион үзәге булып Инвестиция комитеты тора. Ул федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнары, үсеш институтлары, эшлекле берләшмәләр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, шулай ук республикада проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе булган инвесторларны берләштерә. Һәрьяклап һөнәри якын килү нәтиҗәсендә инвесторлар нигезле ярдәм чаралары гына түгел, проектларны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган бәхәсләрне һәм проблемаларны хәл итүдә ярдәм дә ала, - дип сөйләде Рөстәм Моратов.

Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан Инвесткомитеты стандартны гамәлгә керткәнче үк медиатив рольдә чыгыш ясый башлады, чөнки комитетта хупланганнан соң бер генә проект та игътибарсыз калмый - Республика белән идарә итү үзәге платформасында СRМ-системада мониторинг алып барыла, "кызыл зоналар" буенча атна саен Премьер-министр рәислегендәге республика Хөкүмәте утырышында фикер алышына. Инвестпроектларны гамәлгә ашыруның барышын һәм комитет йөкләмәләрен үтәүне тикшереп тору, шулай ук инвесторларның проблемаларын ай саен махсус бүлеп бирелгән «Инвестчас»та - айның һәр соңгы пәнҗешәмбесендә карап чыгалар.

Инвестиция законнарын камилләштерү, инвестиция циклының срокларын кыскарту, административ киртәләрне бетерү һәм республика инвестицион үсешенең төп юнәлешләрен бетерү, дәүләт гадәттән тыш хәл механизмнарын гамәлгә ашыру, инвестиция бюджет кредитларын җәлеп итү турында барлыгы 200дән артык мәсьәлә каралган. Комитетның мондый эше Башкортстанның югары төркемендә “төбәк инвестицион законнарының сыйфаты” күрсәткече буенча дәһләт рейтингы-2022 йомгаклары буенча иң югары бәяне алды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас