+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 август 2022, 09:08

ЦУР: Ремонтланган спорт залында яңа чемпионнар үсәчәк

Балаларга кагылышлы булган барлык нәрсә - игътибар зонасында.

ЦУР: Ремонтланган спорт залында яңа чемпионнар үсәчәкЦУР: Ремонтланган спорт залында яңа чемпионнар үсәчәк
ЦУР: Ремонтланган спорт залында яңа чемпионнар үсәчәк
Узган елның сентябрь башында Интернет челтәрендә Күмертау шәһәрендә яшәүчеләрнең берсе 9нчы «Перспектива» мәктәбендә спорт залының диварлары торышы турында язма бастыра. Спорт залы мәктәпнең икенче катында урнашкан.

Башкортстан ЦУРы бу хәбәрне теркәгән. Проблеманы хәл итүгә Күмертау шәһәре хакимиятеннән коллегалар да кушылган. Дивардагы ярыкны комиссия тикшергән. Нәтиҗәдә, акт төзелгән, аның нигезендә ярык бина җимерелү белән янамаган. Ярыкны уку елы ахырына кадәр – агымдагы елның 20 маена бетерергә планлаштырганнар.

Бурычны хәл итү өчен алдан планлаштырылганнан күбрәк вакыт кирәк булган. Август башына подрядчы оешма белгечләре ярыкны бетергән һәм спортзалга гомум ремонт ясаган.
Нәтиҗә - фотода.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас