+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 август 2022, 05:03

Башкортстанның сәнәгать предприятиеләре субсидияләр алачак

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2023 елга бердәм төбәк субсидиясен бүлеп биргән 59 төбәк арасында Башкортстан да бар. Сәнәгатьне үстерүнең төбәк программаларын финанслауга Русия Хөкүмәте 3,3 миллиард сум юнәлтәчәк.

Башкортстанның сәнәгать предприятиеләре субсидияләр алачакБашкортстанның сәнәгать предприятиеләре субсидияләр алачак
Башкортстанның сәнәгать предприятиеләре субсидияләр алачак
- Башкортстан Республикасы 62 миллион сумга якын акча алачак. Бу акчаларны без предприятиеләргә яңа җиһазлар сатып алуга һәм Сәнәгатькә ярдәм итү республика фондын капиталлаштыруга киткән чыгымнарны кайтаруга юнәлтәчәкбез. Мондый ярдәм җитештерүчеләргә куәтләрне яңартуга киткән чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер безнең бурыч – алгоритм эшләү, аның ярдәмендә субсидияләр конкрет предприятиеләргә максималь нәтиҗәле җиткереләчәк, - дип сөйләде Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Мондый федераль финанслашу төбәктә Сәнәгатьне үстерү буенча дәүләт программасы булганда гына мөмкин. Әлегедәй субсидияләр бирү кагыйдәләре нигезендә һәр проект кысаларында предприятиенең инвестицион үсешенең төп күрсәткечләре арттырылырга тиеш.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас