+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 август 2022, 08:56

Эшкуарларга соравың булса, туры эфирга кушыл!

Башкортстанның Күпфункцияле үзәге "ВКонтакте" һәм "Telegram" социаль челтәрләрендәге битләрендә яңа рубрика эшләтеп җибәрә. Ул "Башкортстанда бизнес. Уңыш тарихы" дип атала.

Эшкуарларга соравың булса, туры эфирга кушыл!Эшкуарларга соравың булса, туры эфирга кушыл!
Эшкуарларга соравың булса, туры эфирга кушыл!
- Проект үзәк белгечләренең һәм Башкортстанда үз эшен алып баручы эшкуарларның егерме минутлык туры эфирын үз эченә ала. Эфир кысаларында эшкуарлар тыңлаучыларга сайлап алынган өлкәдә бизнес алып баруның үзенчәлекләре турында сөйли, шулай ук үз товарларын яисә тәкъдимнәрен күрсәтә алачак. Үзәк белгечләре "Минем документлар" офисларында бизнес өчен мөмкин булган хезмәтләр турында мәгълүмат бирәчәк, - дип шәрехләде Башкортстанның Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова.

Туры эфирларга комментарийлар ачык булачак, шулай ук барлык кызыксынган кешеләр эфирга реаль вакыт режимында тоташа һәм проектта катнашучыларга үз сорауларын бирә алачак.

Проект кысаларында беренче туры эфир 16 августка 12:00 сәгатьтә (Уфа вакыты) Баймак районы эшкуары Денис Өметбаев белән планлаштырылган иде. Эфирга сылтама: https://vk.com/mfcbashkortostan

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас