Әлеге компания «Алга» махсус икътисади зонасының ике резидентын гамәлгә куючы булып тора - «Оптимум Солар РУС» һәм «П Соларис» җәмгыятьләре. Алар «Кояшлы панельләр (батареялар) җитештерү заводын төзү» инвестиция проектын гамәлгә ашыра. Әлеге проектларга инвестицияләрнең гомум күләме якынча 2,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Предприятиеләрдә проект куәтләренә чыгу белән 120 эш урыны булдырылачак.
- Башкортстан дөньядагы катлаулы икътисади вәзгыятьне исәпкә алып та, күп кенә чит ил партнерларыбыз өчен инвестиция ягыннан кызыклы булып кала, - дип билгеләп үтте Илшат Таҗетдинов. - Венгрия ягы игълан ителгән инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итүдә үзенең югары кызыксынуын билгеләде. Республика Хөкүмәте, үз чиратында, планлаштырылган сәнәгать производстволарын төзү һәм алга таба эксплуатацияләү максатларында инвестор өчен уңайлы шартлар булдыру өчен максималь көч куя.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте