+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 август 2022, 13:37

Әфарин, Илдар!

Башкортстаннан бердәнбер вәкил, республика Үсеш корпорациясе техник бүлеге башлыгы Илдар Аитов «Төзелеш тармагы лидерлары» Бөтенрусия идарәчеләр конкурсында җиңүчеләр арасына керде.

Әфарин, Илдар!Әфарин, Илдар!
Әфарин, Илдар!
Нәтиҗәләр Ханты-Мансийскида узган финал этабы кысаларында игълан ителде. Конкурста 11 меңнән артык кеше катнашты һәм 30ы гына җиңүче булды. Алар барысы да Русия төзүчеләренең кадрлар резервына керәчәк һәм тәҗрибәле остазлар белән өстәмә укулар узачак.

- Үсеш корпорациясе хезмәткәренең мондый дәрәҗәле конкурста җиңүе безнең республикада инвесторлар файдасына бары тик профессионаллар эшләвен раслый, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Җиңүчеләр арасына керү бик җиңел түгел. Катнашучы белемнәрен генә түгел, ә зирәклеген, үҗәтлеген, лидерлык сыйфатларын, шулай ук командада эшли белүен дә күрсәтергә тиеш, чөнки конкурс кысаларында катнашучылар индивидуаль һәм төркемле бәяләү тестларын да үттеләр. Объектив эксперт бәяләве нәтиҗәсендә иң яхшылары үз бүләкләрен алды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас