+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 август 2022, 09:45

Бизнеска административ басым кими

Гражданнарга һәм бизнеска административ басымны киметү өчен үзгәрешләр үз көченә керде.

Бизнеска административ басым кимиБизнеска административ басым кими
Бизнеска административ басым кими
Алар нигезендә дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) барышында, шул исәптән җирдән файдалану өлкәсендә, беренче тапкыр ачыкланган хокук бозу өчен административ штраф кисәтү белән алыштырылды. Ташламалар гражданнарга, кече эшкуарлык субъектларына һәм коммерцияле булмаган оешмаларга гына түгел, шулай ук эре бизнес вәкилләренә һәм аларның җитәкчеләренә дә кагыла.

- Русия Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын административ җаваплылыкка тарттыру процедурасын үзгәртте һәм административ штрафлар күләмен киметте. Яңалык түли алмаслык штрафлар билгеләү, бер үк вакытта оешманы да, аның вазыйфалы кешесен дә җаваплылыкка тарттыру кебек проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Башка ташламалар арасында административ штрафны 6 айга кадәр кичектерү каралган, ул җаваплылыкка тарттырылган затның үтенечен карау нәтиҗәләре буенча бирелә. Моннан тыш, административ җаваплылыкка тарттырылган затларга билгеләнгән штрафның яртысын түләү рәвешендә ташлама бирелде. Моның өчен түләүне җәза билгеләү турында карар чыгарылган көннән алып 20 көннән дә соңга калмыйча башкарырга кирәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас