+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 август 2022, 09:52

Вебинар материаллары заказчылар өчен файдалы булды

Башкортстан Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты тарафыннан 44-ФЗ һәм 223-ФЗ санлы федераль законнар кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалардан сатып алулар өлешендә 300 заказчы өчен суд һәм административ практикага күзәтү үткәрелгән.

Вебинар материаллары заказчылар өчен файдалы булдыВебинар материаллары заказчылар өчен файдалы булды
Вебинар материаллары заказчылар өчен файдалы булды
– Мондый чаралар заказчыларга белем дәрәҗәсен арттырырга һәм сатып алу процедураларын үткәргәндә хаталар санын киметергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте комитет рәисе Гөлшат Арсланова.

Вебинарда башкаручылардан контракт буенча йөкләмәләрне үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен неустойканы (штрафларны, пеняларны) исәпләү, исәптән чыгару һәм тотып калу, бер проект һәм эзләнү эшләренең лотына берләштерү мәсьәләләре, шулай ук эш көне булмаган көннәрдә сатып алуларны башкару кагыйдәләре каралды.

Семинарга әзерләнгән материаллар ведомствоның рәсми сайтының «Документлар» бүлегендә урнаштырылган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас