

Штаб утырышы барышында ун төбәккә Торак-коммуналь хуҗалык фондыннан инфраструктура төзелешенә, реконструкцияләүгә һәм модернизацияләүгә 15,8 миллиард сум заем акчалары бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Өстәмә финанслау су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү системалары функцияләренең ышанычлылыгын арттыру, шулай ук торак фондының яңа абонентларын тоташтыру мөмкинлеген тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүне күздә тота.
– Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы йомгаклары буенча Башкортстан Республикасына казанлыкларны реконструкцияләү һәм су челтәрләренә капиталь ремонт ясау буенча ике проектка 390,35 миллион сум акча бүлеп бирү хупланды. Проектларны тормышка ашыру су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Алан Марзаев Милли иминлек фонды средстволары кулланылачак ике проектны яклады. Болар – Уфада 375 миллион сумлык үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасы объектларын капиталь ремонтлау һәм гамәлдәге ике казанлыкны реконструкцияләү проектлары.
Шулай итеп, төбәк башкаласында Аврора, Менделеев урамнары буенча суүткәргеч һәм Малая Гражданская урамы буенча терәк коллектор участогы капиталь ремонтланачак. Гафури районының Красноусол авылында яңа блок-модульле пар казаннары урнаштырып, ике казанлыкны реконструкцияләү узачак.
- Проектларны тормышка ашыру челтәрләрнең авариялелеген һәм тузуын киметергә, торак инфраструктурасын су белән тәэмин итүнең һәм ташландык суларны агызуның өзлексезлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итәргә, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Алан Марзаев.