“Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” оешмасы республикабызда эксплуатацион скважиналарның горизонталь секциясен механик бораулау тизлеге рекордын куйды. Ягъни сәгатенә – 38 метр. Алдагы рекорд белән чагыштырганда, бу – 19,5 процентка тизрәк. Шулай итеп, соңгы унбиш елда Идел буеның иң бай тарихлы нефть чыгаручы төбәгенең бораулау эшләрендә тарихи максимумга ирешелде.
Тизлек буенча яңа рекорд Арлан яткылыгында “Башнефть-Добыча” оешмасы тарафыннын куелды, анда горизонталь секцияне бораулаганда уртача күрсәткеч сәгатенә 25 метр тәшкил иткән.
Технологик потенциалны үстерү – “Роснефть-2030” стратегиясенең төп элементларының берсе. Технологик лидерлыкны нефть базарында көндәшлекнең төп факторы буларак билгеләп, компания инновацион эшчәнлеккә һәм алдынгы фәнни алымнарны куллануга зур игътибар бирә.
– Бораулауның механик тизлегенең рекордлы күрсәткеченә югары нәтиҗәле бораулау режимын дөрес сайлау һәм яңа буын инновацион тешле долотоларны куллану нәтиҗәсендә ирешелде. Моннан тыш, долотоларның конструктив үзенчәлеге авыш юнәлешле скважиналар төзегәндә бораулауның төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирде, – ди компания хезмәткәрләре.
Югары механик тизлек нәтиҗәсендә, 1379 метр тирәнлектәге һәм горизонталь кәүсәсенең гомум озынлыгы 299,5 метр булган скважинаны бораулау “РН-Бурение” оешмасы белгечләре тарафыннан 17 тәүлек эчендә тәмамланган, бу пландагы күрсәткечләрдән 8 процентка тизрәк башкарылган, дигән сүз.
Көнбатыш Себер белән чагыштырганда, республикабызда тау токымнарының геологик төзелеше катырак булуы билгеле. Шуңа да скважиналар бораулаганда яңа ысулны һәм заманча бораулау җиһазларын нәтиҗәле куллануның әһәмияте аеруча актуаль.
Лилия Галина.