Төбәккә ташламалы кредит бирү механизмын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән субсидияләр лимиты 1,2 млрд. сум тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечтән 3,3 тапкыр артыграк.
- Ташламалы кредитлар кыр эшләрен финанслауның төп чыганагы булды, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Бу максатларга безнең аграрийларга 461 заявка хупланды, 8,6 млрд. сумлык ташламалы ставка буенча еллык 5 проценттан да артмаган заем акчалары барлык агротехнологик чараларны оешкан төстә һәм оптималь срокларда үткәрергә: басуларда дым каплату эшләрен вакытында башкарырга, 2 атна эчендә иртә сабанашлык культураларын чәчүне төгәлләргә, ә тәүлек эчендә рекордлы 130 мең гектар чәчәргә, кирәкле күләмдә азык хәзерләргә мөмкинлек бирде. Болар барысы да безгә югары уңышка - кимендә 4 млн. тонна ашлык алуга исәп тотарга мөмкинлек бирә.