Моннан тыш, Башкортстан Экспортерлар клубының бишенче утырышы кысаларында бизнес-уен узды, аның барышында төбәк экспортерлары үзләре өчен иң уңайлы ысулны билгеләргә һәм товарны сайлап алынган илгә илтеп җиткерү бәясен алдан исәпләргә өйрәнде.
– Хәзерге шартларда чикләүләр логистик маршрутларның күбесенә кагылды, һәм предприятиеләр тәэмин итү чылбырларын үзгәртеп корырга мәҗбүр, ә бу - өстәмә чыгымнар. Безнең министрлык линиясе буенча шул исәптән продукцияне чит илләргә илтеп җиткерүгә ярдәм итү чаралары киңәйтелде. Без транспортка кире кайтарыла торган чыгымнар өлешен 80 %тан 90 %ка кадәр, шулай ук бер мөрәҗәгать итүчегә 8 млн. сумнан 9 млн. сумга кадәр арттырдык, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Сәламләү сүзендә министрның беренче урынбасары Лена Изотова Башкортстан әлеге министрлык тарафыннан экспортка товарлар ташу белән бәйле чыгымнарның, экспорт контрактларын үтәмәгән өчен штраф санкцияләрендә тотынылган чыгымнарның бер өлешен каплауга республика бюджетыннан субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итү турында игълан итте.
- Субсидия алу өчен гаризалар 29 августтан министрлык тарафыннан акчаларны тулысынча үзләштергәнгә кадәр кабул ителә, - диде Лена Изотова.
Русия экспорт үзәгенең Уфа шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Ренат Маняпов РЭЦ линиясе буенча гамәлдәге субсидияләр турында сөйләде. Башкортстанның Экспортка ярдәм үзәге директоры Илдус Халитов чыгышында үзәкнең Русия территориясеннән 80 %ка кадәр продукцияне транспортлауга предприятиеләр чыгымнарын аванслау буенча яңа хезмәте турында бәян итте.