+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 Августа 2022, 09:20

Иң яхшысы һәм сыйфатлысы - балаларга!

Башкортстан Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы Русия балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе (алга таба – АИДТ) һәм балалар товарлары җитештерүчеләр белән берлектә Уфада "түгәрәк өстәл" форматында киңәшмә уздырачак.

Иң яхшысы һәм сыйфатлысы - балаларга!Иң яхшысы һәм сыйфатлысы - балаларга!
Иң яхшысы һәм сыйфатлысы - балаларга!

Чара Уфада ВДНХ-ЭКСПО территориясендә 25-27 августта «Гаилә һәм балачак дөньясы» күргәзмәсе кысаларында узачак. Очрашу барышында төбәктә балалар товарлары сәнәгатен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

- Башкортстан Республикасы территориясендә әлеге өлкәнең 30дан артык предприятиесе эшли. Сәнәгать министрлыгы җиңел сәнәгать предприятиеләренә, шул исәптән балалар өчен товарлар җитештерүчеләргә, ярдәм итә. Җитештерүчеләргә чимал һәм материаллар, җитештерү җиһазлары һәм (яки) программа белән тәэмин итү чыгымнарын компенсацияләячәкләр. Узган елда без моның өчен 100 миллион сум акча бүлдек, 61 предприятие субсидия алды һәм 670 миллион сумлык чимал сатып алды. Быел бу чарага 140 миллион сум акча салынган инде, - дип сөйләде Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Башкортстанда балалар киемнәре, спорт һәм мәктәп формалары, аяк киеме, яңа туган балалар өчен бүләк җыелмалары, оекбаш эшләнмәләре, балалар җиһазлары, уенчыклар һәм уен җиһазлары җитештерүчеләр балалар товарлары индустриясен тәкъдим итә. 2020-21 уку елыннан республикада «Башкортстан Республикасының бердәм мәктәп формасы» проекты тормышка ашырыла. Үткән елда республиканың 6 мәктәбендә ата-аналар үз башлангычы белән бердәм үрнәктәге 4658 данә форма комплектын сатып алган.

«Балалар товарлары индустриясе: торышы, проблемалары һәм үсеш перспективалары» дип аталган "түгәрәк өстәл"дә төбәктә сәнәгатьнең әлеге секторын оештыру, шулай ук Башкортстан территориясендә үз инвестицион проектларын гамәлгә ашыруда кызыксынучы предприятиеләр катнашачак.

Балалар товарлары җитештерүчеләрнең тәкъдимнәре Башкортстан Республикасында индустрияне үстерүнең «Юл картасы»н эшләү өчен нигез булырга мөмкин һәм 27-30 сентябрьдә Мәскәүдә Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә узачак балалар товарлары индустриясе конгрессының төбәк этабында тәкъдим ителергә мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас