+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 август 2022, 07:50

Миякә районында тау чаңгысы курорты төзеләчәк

Миякә районында тау чаңгысы курорты төзүне күз уңында тоткан «Альтаир» компаниясенең инвестиция проекты Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде.

Миякә районында тау чаңгысы курорты төзеләчәкМиякә районында тау чаңгысы курорты төзеләчәк
Миякә районында тау чаңгысы курорты төзеләчәк
Тиешле боерыкка төбәк Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгында кул куелды. Проект Үсеш корпорациясе һәм Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы белән бергә алып барыла. Инвестицияләрнең гомум күләме якынча 140 млн. сум тәшкил итәчәк.

- Инвестор проектны ике этапта тормышка ашырырга ниятли. Беренчесен тормышка ашыруга 55,43 млн. сум акча юнәлтеләчәк һәм 25 яңа эш урыны булдырылачак. Беренче этапны 2023 елда тәмамлау планлаштырыла, - диде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Проектны алып бару кысаларында корпорация белгечләре финанс моделе һәм бизнес-план эшләде, муниципалитет хакимияте белән берлектә «Инвестчас» утырышында башлангычны тәкъдим итүгә әзерлекне карады, шулай ук проектны өстенлекле исемлегенә кертү өчен документлар пакетын формалаштырды. Хәзер инвестор белән бергә без, сатулар үткәрмичә, җир кишәрлеген арендага алу өчен документлар әзерлибез. Проект безнең тарафтан объектны файдалануга тапшырганчы бушлай алып барылачак.

Инвестпроект үсеш алган заманча курорт инфраструктурасы булдыруны күздә тота, ул ел әйләнәсе тулыканлы сәламәтләндерү һәм гаилә ялы өчен киң спектрлы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Комплекс республикада эчке туризм үсешенә ярдәм итәчәк җәлеп итү ноктасы булачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас