+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 август 2022, 05:45

Русия җиһазларын кулланучы инвесторларга төзелешне субсидиялиләр

22 августта Премьер-министр Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын үткәрде, анда транспорт чараларын табигый газ белән заправкалау объектларын төзүгә субсидияләр бирү тәртибен расладылар.

Русия җиһазларын кулланучы инвесторларга төзелешне субсидиялиләрРусия җиһазларын кулланучы инвесторларга төзелешне субсидиялиләр
Русия җиһазларын кулланучы инвесторларга төзелешне субсидиялиләр

2019 елдан башлап Башкортстанда «Энергетиканы үстерү» дәүләт программасы чаралары тормышка ашырыла. Аерым алганда, газ-мотор ягулыгын куллану өчен автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләре төзү һәм транспорт чараларын яңадан җиһазлау субсидияләнә. Беренче газ белән тәэмин итү станциясе бу программа кысаларында 2019 елда Уфа территориясендә аэропорт янында төзелде.

- Хәзерге вакытта Башкортстанда 41 автомобиль газ-компрессор станциясе эшли, шул исәптән «Газпром»ның 16 АГНКСы , 16 АГНКС шәхси инвесторларныкы һәм «Газпром» предприятиеләренең үз ихтыяҗлары өчен 9 ягулык салу пункты. Бу нәтиҗә Башкортстанга АГНКСның гомум саны буенча төбәкләр арасында беренче урынны алырга мөмкинлек бирде. Бер үк вакытта без аңлыйбыз, станцияләр саны арту һәм табигый газ заправкасы инфраструктурасын киңәйтү - бу күп очракта транспорт һәм энергетика өлкәсендә система барлыкка китерә торган процесс, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Премьер-министр ассызыклаганча, республикада газ тутыру станцияләре челтәрен үстерү буенча системалы эш алып барыла.

Премьер-министр тәкъдим ителгән республика Хөкүмәте карары проектын хуплады һәм аны гамәлгә ашыруны башларга кушты. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстанның автомобиль газы белән тәэмин итүче компрессор станцияләрен төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен киң потенциалы бар. Республика территориясендә хәрәкәтнең югары интенсивлыгы булган федераль автомобиль юллары, шул исәптән транзит коммерцияле транспорт юллары уза.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас