+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 август 2022, 16:00

2030 елга республикада ел саен 4 миллион квадрат метр торак төзеләчәк

“Бүген республикага эш сәфәре белән Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин килле, без бергә гомумдәүләт проектлары һәм "Стимул" программасы кысаларында төзелә торган объектларны карадык”, — дип яза республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә һәм әһәмиятле пост тәкъдим итә.  

2030 елга республикада ел саен 4 миллион квадрат метр торак төзеләчәк2030 елга республикада ел саен 4 миллион квадрат метр торак төзеләчәк
2030 елга республикада ел саен 4 миллион квадрат метр торак төзеләчәк

“Төбәк алдына 2030 елга ел саен 4 миллион квадрат метр торак күрсәткеченә чыгу бурычы куелган, нәкъ менә хәзер Русия Президенты йөкләмәсе буенча төзеләчәк 120 миллион кысаларында.

Бу бурычны үтәү максатында без төзүчеләр өчен шартлар әзерлибез: Уфа артына, Агыйдел аръягына инфраструктураны чыгарабыз, анда якындагы 15-20 елда «Яңа Уфа» үсеп чыгачак. Бу - иң перспективалы территорияләрнең берсе, аны үзләштерү 9 миллион квадрат метрдан артык торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. 100 меңнән артык гаилә төзекләндерелгән фатирлар алачак.

Июньдә Русия Федерациясе Төзелеш министрлыгына 2023-27 елларда федераль инфраструктура механизмнарын кулланып, торак төзү өчен яңа территорияләрне үстерү буенча проектларны 10,2 миллиард сумнан артыграк суммага финанслашу өчен гариза җибәрдек. Ул хупланыр дип көтәбез.

Никита Евгеньевич безнең республикада объектларның гамәлгә ашырылуын һәм торак тапшыру темпларын югары бәяләде. Аның фикеренчә, бу безнең ил Президенты йөкләмәләренең ничек үтәлүен чагылдыра. Мәскәүгә кайткач, министр урынбасары вице-премьер Марат Хөснуллин безгә уңышларыбыз турында хәбәр итәргә вәгъдә итте һәм, Никита Евгеньевичның сүзләрен китерәм, "аны төбәкнең ничек үсәргә тиешлеген карарга чакырабыз".

Федераль җитәкчелеккә, Марат Шакирҗановичка, беренче чиратта, Башкортстанга җылы мөнәсәбәттә булулары өчен рәхмәт белдерәм. Без сезнең ярдәмегезне һәм игътибарыгызны тоябыз, республикада көтәбез!”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас