

"Тугры дус, көрәштәш, хуҗалыкта ярдәмче – башкортлар үз атлары турында әнә шулай сөйли, - дип яза социаль челтәрдә Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов. - Башкорт токымы – Көньяк Урал өчен абориген: нык, чыдам, кырыс кыштан курыкмый. Хәзер безнең республикада шундый атларның тулы бер көтүе бар. Эшкуар Артур Гыйльмиев Башкортстаннан 60тан артык бия, айгыр һәм тай сатып алган, ул токымлы ат үрчетәчәк. Планда, шулай ук, туристлык кластеры булдыру һәм кымыз җитештерү бар".
"Сезне Башкортстаннан сәламлибез, - дип яза аңа Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Безнең башкорт атлары, чыннан да, чыдам, сынатмаслар! Бездән туристлар көтеп калыгыз һәм барыгызны да үзебезгә чакырабыз. Һәркемгә дә шатбыз!"