Беренче мәйданчык заманча «Самоцветы» торак комплексы булды. «Төбәк инвестицион-төзелеш компаниясе» квартал төзелешен 2019 елда башлаган. Проект нигезендә гомум мәйданы 70 мең кв. метрдан артык булган күпфатирлы биш йорт төзү каралган, фатирлар саны – 1,5 мең тирәсе. Бүгенге көнгә ике йорт файдалануга тапшырылган. Торак комплексында, шулай ук, кафе, супермаркет, балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Кварталның ишегалды ландшафт дизайны, фонтан, балалар аттракционнары, рокарий һәм җәяүлеләр аллеяләре белән җиһазландырылган.
Аннары Никита Стасишин Уфаның Киров районындагы генерал Рыленко һәм Пугачев урамнары киселешендә транспорт чишелеше төзелешенең барышы белән танышты. Бу төзелеш - «Уфаның Көньяк капкалары» эре проектының бер этабы. Ул, шулай ук, Пугачев урамын реконструкцияләүне, Рыленко урамын төзекләндерүне һәм Уфа - Ырынбур трассасына чыгу белән Агыйдел аша яңа күпер төзүне үз эченә ала. Проект инфраструктур бюджет кредиты буенча тормышка ашырыла. Объектта эшләрне «Уралмостострой» филиалы булган «30нчы күпер отряды» алып бара. Юлүткәргечнең озынлыгы 102,52 метр тәшкил итәчәк.
Объектларны карау барышында министр урынбасары, шулай ук, Агыйдел аръягындагы яңа суүткәргечнең төзелеш мәйданчыгын карады, аны төзүгә 2021 елның июлендә керештеләр. Башкортстан башкаласы өчен әһәмиятле проектны тормышка ашыру «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Торак» федераль проекты чараларының берсе булган «Стимул» программасы ярдәмендә мөмкин булды. Районны эчәргә яраклы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк объект төзелешенә 2 млрд. сумнан артык акча бүленгән. Суүткәргеч яңа технологияләр буенча төзелә, алар яңа йортларны, гамәлдәге челтәрләр эшен туктатмыйча, суга тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
Киләсе мәйданчык Уфаның Дим районында урнашкан "Яркий" торак комплексы булды. Ул комплекслы төзелеш үрнәге булып тора. Биредә кирәкле социаль инфраструктура: мәктәп, балалар бакчасы, яхшы һәм сыйфатлы төзекләндерү булган уңайлы йортлар төзелгән. «Стимул» программасы кысаларында микрорайонда 5нче мәктәпнең инженерлык инфраструктурасы һәм 3нче, 5нчы, 6нчы кварталлар төзелеше бара. Эшләр 2021 елның гыйнварында башланды. Проектта юллар, велоюллар, тротуарлар төзү, газоннар урнаштыру каралган. Бүген анда борт ташларын, яңгыр канализацияләрен монтажлау, җәяүлеләр сукмакларына асфальт-бетон катнашмасын җәю, машиналар йөрү, тротуар һәм велоюллар буенча «юл киеме» урнаштыру эшләре бара.