+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 август 2022, 10:45

Ит яисә сөт эшкәртергә өйрәнергә телисезме?

Башкортстанда Фермер мәктәбендә уку конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Ит яисә сөт эшкәртергә өйрәнергә телисезме?Ит яисә сөт эшкәртергә өйрәнергә телисезме?
Ит яисә сөт эшкәртергә өйрәнергә телисезме?

Мәктәпнең алтынчы агымы ит һәм сөт эшкәртүгә багышлана. Укыту Башкорт дәүләт аграр университеты базасында уздырыла һәм 2 ай дәвам итәчәк.

«Фермер мәктәбе» проектында катнашучыларны конкурс йомгаклары буенча сайлап алачаклар.

Гаризаны 14 сентябрьгә кадәр авыл (фермер) хуҗалыклары башлыклары, шулай ук шәхси хуҗалыклары булган кешеләр тапшыра ала.

Дәгъвачыларга таләпләр:
- Башкортстан Республикасының авыл биләмәсендә теркәлү һәм яшәү;
- югары яки урта һөнәри белемле булу.

Укырга теләүчеләр түбәндәге электрон адреска ит яки сөт җитештерү турында эссе, презентация яки видеоролик җибәрергә тиеш: konkyrsmcx@mail.ru.

Конкурс положениесе һәм гариза формасы биредә:https://agriculture.bashkortostan.ru/documents/active..

Автор:Резида Валитова
Читайте нас