

Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 6 аенда Башкортстан халкы гадиләштерелгән тәртиптә 14,3 меңнән артык күчемсез милек объектына хокук теркәгән, бу, үткән елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 2,9 тапкырга күбрәк.
- 2021 елдан башлап «Дача амнистиясе» буенча хокукларны теркәүгә гаризаларның сизелерлек артуын билгеләп үтәбез. «Дача амнистиясе»н куллану чорын озайтып кына калмыйча, төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәрнамәләрне юллау мәҗбүри булмаса, индивидуаль торак йортларны законлаштыру мөмкинлеген дә керткән төзәтмәләр моңа ярдәм итте, - ди Башкортстан Республикасы буенча 'Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
Төбәк "Росреестр"ында билгеләп үтелгәнчә, шәхси торак йортларга хокукларны теркәү һәм исәпкә алу өчен гаризалар саны узган елдагы белән чагыштырганда 1,9 тапкырга арткан һәм 4,8 меңнән артык тәшкил иткән (узган елның шул ук чорында – 2,5 мең). Шулай ук «Дача амнистиясе» буенча теркәлгән башка объектлар - гаражлар, мунча һ.б. (2022 елда – 8,3 мең, 2021 елда – 1,7 мең) арткан. Шулай ук беренче яртыеллыкта республика халкы 311 бакча йортын (узган елда – бер генә) һәм 796 җир кишәрлеген (узган елда – 664) законлаштырган.
Гражданнарның көнкүреш күчемсез милкенә хокукларын актив рәвештә теркәү төбәк буенча бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматлары сыйфатына уңай йогынты ясый.