+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 август 2022, 10:30

Төркия белән хезмәттәшлек ныгый

Агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Төркия экспорт буенча Башкортстанның беренче ун контрагенты илләренә керде.

Төркия белән хезмәттәшлек ныгыйТөркия белән хезмәттәшлек ныгый
Төркия белән хезмәттәшлек ныгый
Беренче яртыеллыкта Төркиягә экспорт 68,5 процентка арткан, 5,6 процентка үсеш шулай ук чит ил товарларында да күзәтелә. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева Төркиянең Русиядәге илчелегендә агымдагы елның октябрендә Башкортстан рәсми делегациясенең Төркия Республикасына булачак визиты мәсьәләсе буенча узган очрашу барышында сөйләде.

- Башкортстан Республикасының Төркия Республикасы белән яхшы эшлекле һәм мәдәни элемтәләр урнаштырылган. Безнең алга таба да диалогны һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен нокталарыбыз күп. Үзара товар әйләнеше ышанычлы үсә. Тулаем алганда, тышкы сәүдә әйләнеше күләме 2022 елның гыйнвар-июнь айларында, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 60,6 процентка арткан. Без бу юнәлешне министрлыкның чит ил аппараты белән көчәйттек, ул инде уртак эшкә сизелерлек өлеш кертә, – дип билгеләп үтте Маргарита Болычева.

Очрашу барышында яклар Башкортстан рәсми делегациясенең һәм эшлекле даирәләренең Төркия Республикасына визитының булачак программасы, аерым алганда, Төркия Президенты һәм профильле министрлар белән очрашуларның көн тәртибе, Башкортстанның Төркия ягына икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү турында фикер алыштылар.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас