

Киңәшмә башында «МСП Корпорациясе" генеральный директоры урынбасары Александр Токар видеоэлемтә режимында яңа ташламалы кредит продуктын тәкъдим итте. Тиешле карарны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
Түбән процент ставкаларын кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проекты кысаларында субсидияләр, шулай ук кредит бирүне стимуллаштыру программасы ярдәмендә билгеләргә мөмкин булды. Аны Русия Банкы "МСП Корпорациясе" белән бергә тормышка ашыра.
– Ташламалы ставка буенча алынган акчаларны җиһазлар сатып алуга, биналарны капиталь ремонтлауга, яки яңа производстволарны эшләтеп җибәрүгә юнәлтергә мөмкин булачак, - диде Александр Токар. - Өстенлекле тәртиптә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, логистика һәм кунакханә бизнесы өлкәсендә кече һәм урта предприятиеләр ташламалы кредитлар ала алачак.
Программаның гамәлдә булу вакыты өч ел тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта кредитны 10 елга алырга мөмкин булачак.
2022 ел ахырына кадәр бирелгән заемнар күләме 50 млрд. сум тирәсе булыр дип көтелә. Башкортстан Башлыгы муниципалитетларга яңа продуктны анализларга һәм бизнес-шерифлар катнашлыгында аны эшкуарлык мохитендә мөмкин кадәр киңрәк тәкъдим итәргә кушты.
– Бу безнең өстенлекле тармакларны – авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, логистика һәм туризмны үстерү өчен бик яхшы мөмкинлек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бизнес-шерифлар "МСП Корпорациясе" белән хезмәттәшлеккә тиз арада кушылырга тиеш. Октябрьдә бу эшкә башлангыч йомгак ясап, эшкуарлар өчен яңа продуктның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын карарбыз.
Чарада «ИРБИС-БР» компаниясенең финанс директоры Роман Фатыйхов Уфада, Уфа һәм Кушнаренко районнарында IRBIS автозаправка станцияләре челтәре, кафе һәм мини-маркетлар булдыру буенча инвестицион проектлар пулын тәкъдим итте.