

Радий Хәбиров аларның эшен камилләштерү буенча төп бурычларны билгеләде. Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, Башкортстанда бизнес-шерифлар эшкуарлыкка ярдәм итү системасының мөһим өлешенә әверелде. Алар муниципаль икътисадның тотрыклылыгына һәм тулаем республиканың инвестицион потенциалын гамәлгә ашыруга зур өлеш кертәләр.
- Ике ел ярым элек монда, Стәрлетамакта, без Башкортстанда бизнес-шерифлар институтына старт бирдек. Безнең барысы да килеп чыкты, дип саныйм. Бу вакыт эчендә без муниципалитет башлыклары белән эшлекле активлыкны үстерү белән шөгыльләнүче, үз муниципалитетларында бизнес һәм инвестиция проектлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы лаеклы кадрларны сайлап алдык, - диде Радий Хәбиров. - Сүз уңаеннан, бизнес-шерифлар институтын үстерү тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнде. Петербург халыкара икътисади форумында Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов бу практиканы илдә иң яхшыларның берсе дип атады.
Бизнес белән нәтиҗәле эшләү мисалы сыйфатында төбәк җитәкчесе республика Башлыгы дәрәҗәсендә "Инвестсәгать" һәм муниципалитетларда "Эшкуарлык сәгатьләре" уздыруны атады. Радий Хәбиров инвесторларның проектларын ахырга кадәр гамәлгә ашыруның мөһимлеген аерым билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы Стәрлетамакта «Купец 2.0» кунакчыллык фестивален уздыру инициативасын югары бәяләде һәм, шәһәр һәм районнарда халык кәсепләре белән бәйле мондый чараларны оештыру мөһим, дип өстәде. Бу республиканың туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыра, кече бизнесны үстерүгә ярдәм итә.
Фото: glavarb.ru