Аның сүзләренә караганда, акчалар Уфа районында - биш, Иглин белән Чишмә районнарында - икешәр, шулай ук Уфадагы бер юлны ремонтлау өчен бүленгән.
"Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы барлык муниципалитетлар белән өстәмә килешүләр төзеде. Алты объектта эш башланган инде. Уфада дүрт объект буенча контрактлар төзүгә аукционнар игълан ителде. Ремонт сентябрь ахырына кадәр тәмамланачак. Барысы да график буенча бара, өзеклекләр юк», — диде Александр Булушев.
фото: башинформ