

Яшелчәчелекне үстерү буенча агросәнәгать комплексы төзелешенең инвестиция проекты Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Үсеш корпорациясе тарафыннан берлектә приоритетлар исемлегенә кертелде. Әлеге статусны бирү турындагы боерыкка Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгында имза салынды. "Урал" компаниясе башлангычы белән проектка кертемнәрнең гомум күләме 431,23 миллион сум тәшкил итәчәк. Предприятиедә 46 яңа эш урыны булдырылачак.
- Проектны гамәлгә ашыру кысаларында инвестор томатлар үстерү буенча заманча инновацион теплица комплексы төзүне планлаштыра. Объект Иглин районының Балтика авыл Советы территориясендә урнашачак. Шулай итеп, инициатор төбәктә авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертә, - дип аңлатты Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Инвестпроектка ярдәм йөзеннән Корпорация белгечләре проектның финанс моделен һәм бизнес-планын эшләде, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын алу һәм инициативаны гамәлгә ашыруның киләсе этабына күчү максатыннан проектны өстенлеклеләр исемлегенә кертү өчен документлар пакетын формалаштырды.
Инвестор билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру төбәк базарын да, Русия базарын да югары сыйфатлы яшелчәләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, заманча технологияләр куллану исәбенә җитештерүнең нәтиҗәлелеге артачак, бу предприятиедә минераль ашламалар куллану дәрәҗәсен киметүгә дә йогынты ясаячак.