+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Августа 2022, 05:20

Башкортстан үрнәк күрсәтә!

Федераль экспертлар республиканың һәр җәһәттән нәтиҗәле үсешүен билгели.

Башкортстан үрнәк күрсәтә!Башкортстан үрнәк күрсәтә!
Башкортстан үрнәк күрсәтә!

Башкортстан икътисадының чит илләр чикләүләре шартларындагы эшчәнлеге федераль экспертларның да игътибар үзәгендә. Атап әйткәндә, икътисад белгечләренең чираттагы тикшеренүендә 2022 елның беренче яртысында башка төбәкләр белән чагыштырылып, республиканың икътисади хәле анализланды һәм якын киләчәккә фаразлар бәян ителде.

Ел башындагы төшенке фаразларга карамастан, гәзитебезнең үткән саннарының берсендә хәбәр ителүенчә, Башкортстанда беренче яртыеллыкта сәнәгать җитештерүе индексы 5,1 процентка артты (Русия буенча уртача үсеш – 2 процент). Республика Хөкүмәте утырышы барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ирешелгәннәр уңаеннан: “Бу чорда без яхшы эшләдек”, дип билгеләп үткән иде. Аның сүзләрен федераль аналитиклар да раслый, республика җитәкчелеге тарафыннан вакытында кабул ителгән ярдәм чаралары белән ирешелгән үсеш, шулай ук төбәктәге икътисади системаларның гомуми тотрыклылыгы белән дә аңлатыла. Әйтергә кирәк, Русиянең барлык субъектлары да мондый күрсәткечләргә ирешә алмый. Мәсәлән, Башкортстанның күршесе – куәтле сәнәгать тармагы булган Чиләбе өлкәсендә җитештерү индексы 0,4 процентка, ә Самара өлкәсендә 8 процентка кимегән. Белгечләр ел ахырына кадәр мондый төбәкләр саны тагын да артачак, дип исәпли.
Чит илләр санкцияләренең гомум ил икътисадына тәэсирен өйрәнү һәм шундый чикләүләргә нәтиҗәле каршы тору механизмнарын камилләштерү максатында, Росстат, Русиянең Сәнәгать министрлыгы мәгълүматларына нигезләнеп, аналитиклар ил төбәкләренең икътисади үсеше динамикасының интеграль рейтингын төзегән. Рейтингның лидеры итеп Мәскәү өлкәсе билгеләнгән, Мәскәү шәһәре өченче булса, дүртенче урында – Башкортстан. Рейтингны төзегәндә төп шартларның берсе итеп торак төзү һәм файдалануга тапшыру күрсәткечләре алынган, чөнки алар халыкның торакка булган ихтыяҗы турында сөйли, ә ул ихтыяҗ, үз чиратында, гражданнарның реаль тормыш дәрәҗәсен, аларның бу төбәктә яшәү һәм эшләү теләген чагылдыра. Мондый интеграль рейтингның беренче бишлегендә урнашкан төбәкләр гадәттә торак төзелеше буенча ил күләмендә алдынгы урыннарны били.
Әйтергә кирәк, Башкортстан – торак төзелеше һәм файдалануга тапшыру күләмнәре буенча күптәнге лидер. Узган ел республика бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында – икенче, Русиядә җиденче урынга чыкты.
Күптән түгел торак төзелеше проблемаларын тикшергән вакытта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров: “Республиканың төзелеш тармагында динамика начар түгел: без илдә бишенче урында. 2022 елда темпларны киметмибез, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 1,5 миллион квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган, башкарылган эшләр күләме – узган елның шул чорына булган күрсәткечтән 18 процентка күбрәк. Төзелеш тармагы үсә, ә бу – безнең икътисад торышының иң мөһим күрсәткечләренең берсе”, – дип билгеләп үтте. Барлык мөмкинлекләрне күздән кичергәннән соң һәм төзелеш тармагына күрсәтелгән ярдәм чараларын исәпкә алып, ел ахырына республикада 3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Хәбәр ителүенчә, тәүдә 2022 елга Башкортстанның төзелеш комплексы алдына 2,3 миллион квадрат метр торак тапшыру бурычы куелган иде. Мондый күләм дөньядагы һәм илдәге хәл-шартларны, республика торак төзелеше тармагының торышын исәпкә алып билгеләнгән иде.
Башкортстан Башлыгының төзелеш тармагын “безнең икътисад торышының иң мөһим күрсәткечләренең берсе”, дип билгеләвенә килгәндә, бу чыннан да шулай. Бигрәк тә әлеге шартларда. Төзелешкә салынган һәр сум 10 сумга арта, һәм алар барысы да икътисадка бара. Гомумән, төзелеш – икътисадны җанландыра торган тармак.
Мөһим икътисади күрсәткечләрнең янә берсе – эчке һәм тышкы сәүдә әйләнеше. Республикада агымдагы елның беренче алты аенда тышкы сәүдә әйләнеше 19 процентка арткан, ә экспорт күләме узган ел белән чагыштырганда 25 процентка үсте.
Экспертлар фикеренчә, санкция басымы әле озак дәвам итәчәк, шуңа күрә төбәкләргә әлеге шартларга туры килә торган, ягъни Башкортстандагыча икътисад моделен төзергә туры киләчәк.
Федераль экспертлар ассызыклавынча, Башкортстан Республикасы, икътисадның көндәшле тармакларын (шул исәптән кече һәм уртача бизнесны) активлаштыру һәм җитди лоббистик көчләрне җәлеп итү белән бергә, санкцияләр шартларында төбәк икътисадының чагыштырмача тотрыклылыгын тәэмин итә алуын күрсәтте.
Бу лоббистик мөмкинлекләр (төбәкләр дә, аларның җитәкчеләре дә) бигрәк тә бюджет керемнәренең кимүенә бәйле рәвештә, төбәкләргә үзәктән өстәмә финанс ресурсларын җәлеп итәргә ярдәм итә ала. Әлеге фактлар федераль экспертларга республика икътисадының перспективалары уңышлы күренә, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
“Шундый ук уңай тәҗрибәле Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре дә бар, әлбәттә, әмма аларның көндәшлек өстенлеге аерым сәяси һәм социаль-икътисади статусларына бәйле һәм шартлар туры килмәү сәбәпле, үсеш моделе сыйфатында башка субъектлар тарафыннан кабул ителә алмый”, – дип билгеләп үтелә экспертлар тикшеренүендә.
Бүгенге чынбарлыкка тиз арада җайлаша алмаган төбәкләрдә социаль инфраструктура көрчеккә терәлүе ихтимал, бу демографик вәзгыятькә тискәре йогынты ясаячак. Аның каравы, уңай икътисади динамика халыкның миграциясен туктатырга яки киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм субъектның җәлеп итүчәнлеген арттырачак.
Гомумән, экспертлар республика киләчәктә дә икътисади үсешнең югары темпларын саклап кала алачак, дип саный. Бу, атап әйткәндә, Башкортстанда җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗ булу, республика белән идарә итү командасының системалы эше, актив рәвештә инновацияләрне кулланышка кертү белән дә бәйле.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас