+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Августа 2022, 11:50

Салым түләүче намуслы кешеләр саны арта!

Башкортстан Финанс министрлыгы салым түләүләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча, быел республиканың җаваплы салым түләүчеләренең салым ачыклыгы стандартына 62 салым түләүче кушылган, шуларның 48е - оешма, 14е - шәхси эшкуар.

Салым түләүче намуслы кешеләр саны арта!Салым түләүче намуслы кешеләр саны арта!
Салым түләүче намуслы кешеләр саны арта!
Үткән елда стандартка 46 оешма кушылган булган.

- Быел Башкортстанның җаваплы салым түләүчеләренең салым ачыклыгы стандартына кушылган салым түләүчеләр саны, бизнес кызыксынуын исәпкә алып, узган елдагы белән чагыштырганда, өчтән бер өлешкә артты. Әлеге стандарт салым культурасы дәрәҗәсен күтәрүгә, республика территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм хосусый эшкуарлар гамәлләрендә намуслылыкны, ачыклыкны, алдан фаразлануны тәэмин итүгә юнәлтелгән, - дип билгеләп үтте финанс министры Лира Игътисамова.

Исегезгә төшерәбез, стандартка кушылган оешмалар һәм шәхси эшкуарларга «Ел салым түләүчесе» конкурсы кысаларында өстәмә баллар бирелә, бу исә аларның җиңүче булу мөмкинлеген арттыра.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас