+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 август 2022, 10:21

"Санкцияләр безгә зыян сала алмады"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде, анда республика экспортерларына һәм импортерларына ярдәм итү чаралары каралды.

"Санкцияләр безгә зыян сала алмады""Санкцияләр безгә зыян сала алмады"
"Санкцияләр безгә зыян сала алмады"

- Республиканың тышкы сәүдә әйләнеше беренче яртыеллыкта, узган елдагы белән чагыштырганда, 19 процентка артты. Тышкы икътисади эшчәнлекне 949 предприятие алып бара. Аларның 852се МСП субъектлары категориясенә карый, - диде Андрей Назаров. - Бүген дустанә илләргә экспортны диверсификацияләү мәсьәләсе аеруча актуаль. Шулай ук чит ил чималы һәм җиһазлары белән тәэмин ителмәгән шартларда җитештерү эшчәнлеген оештырырга кирәк. Алучының иле таләбе нигезендә - продукцияне системалы рәвештә яхшырту. Быел беренче яртыеллыкта Башкортстан экспорты 25 процентка артты. Нәтиҗә монда билгеле - Русиягә каршы санкцияләр безгә зыян китерә алмады. Тышкы басым шактый зур булуга карамастан, безнең республика экспорт эшчәнлеге өлешендә үсеш күрсәтә.

Андрей Назаров ассызыклаганча, Башкортстанда республика икътисадына ярдәм итү өчен чаралар комплексы эшләнде, шул исәптән тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучыларга ориентир тотып. Субсидияләү буенча эшләнгән программалар төбәк дәрәҗәсендә моңарчы күрелмәгән һәм Русиядә пилот программалары булып тора. Шундый якын килү аркасында республика төбәктә импортны җиһазландыру өчен үзенчәлекле кластер булдыру мөмкинлегенә ия.

Шулай ук импорт чималы, җиһазлар һәм запас частьләр сатып алу мәсьәләсенең актуальлеге билгеләп үтелде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас