+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 август 2022, 14:10

Юл буе комплексын төзү өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде

Башкортстан Үсеш корпорациясенең төбәк Сәүдә министрлыгы белән берлектә озатып барган күпфункцияле юл буе комплексын төзү проекты республика өстенлекле проектлары исемлегенә кертелгән.

Юл буе комплексын төзү өстенлекле проектлар исемлегенә кертелдеЮл буе комплексын төзү өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде
Юл буе комплексын төзү өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде

Тиешле приказга республиканың Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгында кул куелды. Проектның инициаторы "Хокук иясе" җәмгыяте булды. Кертелгән инвестицияләр күләме 75 миллион сум тәшкил итә, 30 эш урыны булдырылачак. Проектны гамәлгә ашыру срогы - 2022-24 еллар.

- Проект кафе, парковка, шиномонтаж, шулай ук кунакханә һәм автомойка белән транспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү станциясе белән юл буе сервисын төзүне күздә тота, - дип аңлатты Башкортстан Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Объектны Уфа районының Булгаково авылы янында Р-240 федераль трассасында ачу планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас