+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 август 2022, 17:07

"Без чит илнекеннән ким булмаган продукция чыгарабыз..."

Бүген Благовещенда эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сателлит» заводы мәйданчыгында булды. Предприятие нефть-газ һәм химия сәнәгате өчен торбаүткәргеч арматура чыгаруга махсуслашкан.

"Без чит илнекеннән ким булмаган продукция чыгарабыз...""Без чит илнекеннән ким булмаган продукция чыгарабыз..."
"Без чит илнекеннән ким булмаган продукция чыгарабыз..."
Завод директоры Олег Зарипов сүзләренчә, җитештерүне тулы технологик цикл буенча оештырганнар – әзер эшләнмәләр әзерләүдән җыюга һәм аларның сыйфатын тикшереп торуга кадәр.

- Без чит илнекенә тиң продукция чыгарабыз. Эшләнмәләрнең еллык күләме 14 мең данәгә җитә, - дип билгеләде ул. – Былтыр без хәвефсезлек клапаннары блокларына патент алдык. Русия базарында безнең продукцияне төп кулланучылар - эре нефть-газ чыгару һәм эшкәртү компанияләре.

Предприятиедә 139 кеше эшли, уртача хезмәт хакы – 60 мең сум тирәсе.

Олег Зарипов хәбәр иткәнчә, бу елның сентябрендә җитештереләчәк продукция күләмен арттыру өчен заводта яңа җитештерү цехын файдалануга тапшырырга уйлыйлар. Бу проектка инвестицияләр күләме - 340 миллион сум. Аны тормышка ашыру 75 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Компаниябезнең нефть-газ форумнарында һәм күргәзмәләрдә катнашуын сорыйбыз, - дип өстәде предприятие директоры.

Радий Хәбиров Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына заводны профильле күргәзмәләр экспонентлары составына кертү буенча тәкъдимнәр бирергә кушты.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас