Хәзерге вакытта мондый тәртип депутатларга, Федерация Советы әгъзаларына, Русия Исәп палатасы рәисенә, судьяларга, прокурорларга, тикшерүчеләргә, адвокатларга, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, сайлау комиссияләре әгъзаларына карата кулланыла.
- Икътисади юнәлештәге җинаять эшләрен тикшерү процессы озын, кайчагында эшкуар 2-3 ел тикшерүчегә йөри, аңа берничә тапкыр күрсәтмә бирергә туры килә, һәм судта процесс шул ук кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә җинаять эзәрлекләүләре бизнесны тулысынча яисә өлешчә җимерергә мөмкин. Моннан тыш, җинаять эше кысаларында исәп-хисап счетлары, милек кулга алына һәм, нәтиҗәдә, бизнес алып бару мөмкин түгел, - диде Флүр Әсәдуллин.
Шуннан чыгып, эшкуарларга карата җинаять эше кузгату турында карарны Русия субъекты буенча тикшерү органы җитәкчесе тарафыннан кабул итү тәкъдим ителә. Вәкил сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр тикшерү органнарына ышаныч дәрәҗәсен арттырачак, эшкуарлык субъектына карата җинаять эше кузгату объективрак булачак, күрсәтелгән категориядәге затларга карата җинаять эшләре кузгату практикасының бердәмлегенә китерәчәк. Моннан тыш, бу эшкуарларны нигезсез җинаять эзәрлекләвеннән яклаячак, гуманлык дәрәҗәсен арттырачак, бизнес алып баруны хәвефсез итәчәк.
Флүр Әсәдуллин Дәүләт думасы депутатлары, Федерация Советы, Русия Хөкүмәте әгъзалары, федераль бизнес-омбудсмен, эшкуарлык иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре адресына әлеге үзгәрешләрне кертүнең максатка ярашлылыгы турында үзенең нигезле фикерен җиткерде.
Вәкил фикеренчә, аларга җибәрелгән тәкъдимнәр бизнес вәкилләренә административ йөкләнешне сизелерлек киметергә һәм эшкуарлык үсешенә ярдәм итәчәк.