+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 август 2022, 15:52

"Технологик процессның күп элементлары бездә генә тәкъдим ителә..."

Бүген Благовещенда эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Русская купоросная компания" җәмгыятенең җитештерү мәйданчыкларын карады. 2021 елда ул «Благовещен» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булды.

"Технологик процессның күп элементлары бездә генә тәкъдим ителә...""Технологик процессның күп элементлары бездә генә тәкъдим ителә..."
"Технологик процессның күп элементлары бездә генә тәкъдим ителә..."
Компанияне гамәлгә куючы Игорь Чепурнов ТОСЭРда тау чыгару тармагы һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен җиһазлар җитештерүен, шулай ук металл әйберләр җитештерүне оештырулары турында сөйләде.

- Әлеге проектларга салынган акча күләме 150 миллион сумнан артып киткән. Производстволарда без 300 яңа эш урыны булдырачакбыз, - диде Игорь Чепуров. - Технологик процессның күп элементлары - бездә генә тәкъдим ителә.

Компаниянең җитештерү процессы калдыксыз технологияләргә нигезләнгән. Монда продуктлар икенчел кулланыла, параллель рәвештә газларны санитар чистартуны башкара. Техник бакыр купоросы авыл хуҗалыгында яшел үсентеләрне саклау һәм туфракка махсус өстәмәләр буларак кулланыла.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас