+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 сентябрь 2022, 16:26

Башкортстан Яңавыл һәм Учалының инфраструктур үсешенә федераль акча алачак

2 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында катнашты. Видеоконференция режимында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.

Башкортстан Яңавыл һәм Учалының инфраструктур үсешенә федераль акча алачакБашкортстан Яңавыл һәм Учалының инфраструктур үсешенә федераль акча алачак
Башкортстан Яңавыл һәм Учалының инфраструктур үсешенә федераль акча алачак
– Бүген Башкортстан Республикасының Яңавыл су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү һәм Учалыда яңа казанлык төзү проектларына ярдәм итүгә гаризалары хупланды, - дип билгеләп үтте вице-премьер.

Федераль займны исәпкә алып, бу проектларны финанслауның гомум күләме - 490 миллион сум.

- 2022-23 елларда без Яңавылны су белән тәэмин итү системасын модернизацияләргә уйлыйбыз. Андагы челтәрләрнең тузуы 90 проценттан артып китә. Федераль ярдәм нәтиҗәсендә 25,5 чакрым суүткәргеч челтәрне тулысынча яңартырбыз, насос станциясен һәм 1500 кубометрлы ике чиста су резервуары төзиячәкбез, – дип аңлатты Радий Хәбиров. - Учалыда 2023 елда 48 МВтлы яңа казанлык төзи башлыйбыз. Бу шәһәр халкын 2024 елдан бирле тукталып торган Учалы тау-баектыру комбинатыннан җылылык энергиясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Тулаем алганда, әлеге ике проектны гамәлгә ашыру авариялелекне һәм челтәрләрнең искерүен киметергә, су һәм җылылык тәэминатының ышанычлылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Марат Хөснуллин шулай ук Уфадан Көнчыгыш чыгу юлындагы эшләр белән кызыксынды.

- Федераль ярдәм нәтиҗәсендә без республика өчен мөһим булган әлеге объектта барлык эшләрне вакытында үтибез. Юлны 2023 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә планлаштырабыз, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас