Радий Хәбиров төбәкнең ягулык-энергетика комплексы белгечләрен, тармак ветераннарын бәйрәм белән котлады. Республика җитәкчесе шулай ук предприятие хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
– Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне - Башкортстан өчен төп бәйрәмнәрнең берсе. 90 ел элек Ишембай районында нефть яткылыгы ачылу белән илебезнең ягулык-энергетика комплексын үстерүдә «башкорт» этабы башланды. Һөнәри бәйрәм алдыннан ветераннарыбызга тирән рәхмәтемне белдерәм. Сез республикабызның төп байлыгын булдырдыгыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – "Башнефть" - Башкортстанның иң көчле партнеры, аның белән без ышанычлы һәм конструктив мөнәсәбәтләр төзедек. Компания төбәкнең әйдәп баручы салым түләүчеләренең берсе булып тора.
Башкортстан Башлыгы шулай ук «Башнефть»нең фәнни-техник казанышларын билгеләп үтте, социаль программаның нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Соңгы биш елда компания тарафыннан хәйрия ярдәменең гомум күләме 18 млрд. сумга җитте. Болар - дистәләгән хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары. Моның өчен бик зур рәхмәт! Безнең тыгыз хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам, – диде Радий Хәбиров. - Шулай ук «Роснефть» баш компаниясе һәм аның җитәкчесе Игорь Сечин адресына аерым рәхмәт әйтәсем килә. Оста җитәкчелек һәм «Башнефть» турында кайгырту нәтиҗәсендә без бергәләп катлаулы шартларда тотрыклы үсеш тәэмин итәбез. Узган ел гына да «Башнефть " производствога 42 млрд сум инвестиция керткән. Нефть-газ сәнәгатенең барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим!
«Башнефть»нең генеральный директоры Андрей Лазеев Башкортстан җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Тантана Башкортстанның сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары концерты белән тәмамланды.