“Инвесторлар Башкортстанда юл буе сервисын үстерүгә 10 миллиард сум акча салачак. 58 инвестор 88 объект төзиячәк. Яңаларны төзүдән тыш, булганнарын да яңартабыз.
Без эшкуарлар белән системалы эш алып барабыз, шул исәптән төбәкнең нефть эшкәртү тармагының эре уенчылары белән. "Башнефть" һәм "Лукойл" федераль, төбәк һәм муниципаль юлларда, шулай ук торак пунктларда минимаркетлар, кафе һәм һәркем файдалана алырлык бәдрәфләр белән үз объектларын этаплап җиһазландыруга керештеләр.
Шулай ук юл участокларын бергәләп файдалану максатыннан без инде булган автозаправкалар янында яңа объектлар төзү турында да килештек. Бу компанияләргә юл буе сервисы объектларын төзү чыгымнарын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көнгә Башкортстанда 149 объект төзелгән һәм 159 объект яңартылган. Инвесторлар боларга 2,7 миллиард сумнан артык акча салды.
Әлеге өлкәдә эшләргә теләүче эшкуарларга без җирне торглар үткәрмичә генә арендага бирәбез, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын төзүгә салым ташламалары һәм субсидияләр 30 миллион сумга кадәр каралган”, - дип яза Андрей Назаров.
Фото: vk.com/agnazarov