+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 сентябрь 2022, 13:00

Башкортстанда дәүләт микрозаймнары буенча база ставкасы киметелде

Агымдагы елның 1 сентябреннән «Башкортстан микрокредит компаниясе» эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен микрозаймнар буенча база ставкасын еллык 8 проценттан 6га кадәр киметте.

Башкортстанда дәүләт микрозаймнары буенча база ставкасы киметелдеБашкортстанда дәүләт микрозаймнары буенча база ставкасы киметелде
Башкортстанда дәүләт микрозаймнары буенча база ставкасы киметелде

Микрофинанс ярдәме төбәктә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.

- Хәзерге икътисади шартларда микрокредитлау дәүләт ярдәменең кирәкле финанс коралы булып тора. Башкортстан микрокредит компаниясе белән берлектә эшкуарлар өчен микрозаймнар алу мөмкинлеген арттыру өстендә эшлибез. Вакытында күрелгән чаралар ярдәмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. 2022 елның 1 сентябренә эшкуарлыкның микрофинанс дәүләт ярдәме алу буенча еллык күрсәткече арттырып үтәлгән һәм 112 процент тәшкил иткән, гамәлдәге заемчылар саны 700гә якынлашкан. Моннан тыш, микрофинанс дәүләт ярдәменең социаль-икътисади нәтиҗәсенең уңай динамикасы теркәлгән: бүгенге көндә заемчылар 7 меңнән артык кешене рәсми мәшгульлек белән тәэмин иткән, – дип билгеләп үтте Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Әйтик, август аенда Ишембай машина төзү заводы предприятиенең агымдагы җитештерү эшчәнлеген тәэмин итү өчен әйләнештәге акчаларны тулыландыруга заем алган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас